"Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт" - 2нче көн.
Килешәсездер, юл хәрәкәте һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен балалар мәктәпкәчә яшьтә үк үзләштерергә тиеш. Безнең тормыш гел хәрәкәттә, шуңа күрә урамда һәрвакыт көтелмәгән хәлләр булып тора. Ә замана балалары бик актив, кызыксынучан һәм аларга бер урында тору авыр.Уен формасындагы чаралар баланы шәһәр урамнарында игътибарлы һәм сак булырга гына түгел, ә үз белемнәрен тормышта кулланырга да өйрәтәләр.
Без барыгызга да имин юллар телибез!