Центральная детская библиотека

"Бөек Ватан сугышы вакытында балалар нәрсә укыганнар»

Балалар сугыш вакытында китаплар укыганнармы? Бу авыр чорда китаплар чыгарылганмы?

Бөек Ватан сугышы вакытында илдә танклар, самолетлар, патроннар гына түгел, балалар өчен китаплар да чыгарылган. Сугышка карамастан, балалар укуларын һәм мәктәпкә йөрүләрен дәвам иткәннәр. Дөрес, уку көне бик кыска булган, укудан соң барысы да эшкә ашыкканнар. Дәреслекләр ул вакытта җитәрлек булган, ә менә дәфтәрләре юк диярлек, һәм балалар иске квитанцияләрдә, кәгазьнең теләсә нинди почмакларында язганнар.

Ә сез күз алдына китерәсезме, ул чорларда балалар өчен китаплар нинди кадерле булган? Моны сугыш елларында язган язучылар һәм шагыйрьләр бик яхшы аңлаган. Альберт Лиханов бала чакта сугышның барлык авырлыкларын кичергән авторларның берсе. Аның иҗаты һәм биографиясе белән бүген Арчаның 1нче урта мәктәбенең 4 «А» сыйныф укучылары танышты.

Альберт Лиханов әсәрләрендә сугыш һәм җиңүләр юк. Анда тыл бар. Бала үз күзләре белән күргән тыл. Сугышның салкын кышлары, ачлык еллары, ятимнәр кайгысы, чын малайлар дуслыгы, җиңү көнен көтү – болар барысы да язучы хәтерендә калган һәм аның әсәрләрендә чагылыш тапкан.