Центральная детская библиотека

«Туган тел сакчысы» (С. И. Ожеговның тууына 120 ел тулуга багышланган видеоролик)

 Без чит ил һәм рус авторларының китапларын беләбез һәм укыйбыз, аларның иҗатын өйрәнәбез, талантына сокланабыз. Матур әдәбиятка ихтыяҗ зур, ә менә сүзлекләргә һәм аларның авторларына карата мондый мөгамәлә юк кебек. Шуңа күрә, без Сергей Иванович Ожеговның эшчәнлеге  һәм аның «Рус теленең аңлатмалы сүзлеге» исемле  китабы турында сөйләргә булдык. Бу сүзлекне һәркем белә һәм  куллана, ә менә дикторлар, лингвистлар, журналистлар өчен бу сүзлек  өстәл китабы булып тора.