Центральная детская библиотека

"Мин-Тукай якташы" шагыйрә Г. Нәҗметдинова белән очрашу кичәсе

      10 сентябрь көнне Район балалар китапханәсендә ветеран китапханәче, шагыйрә Гөлчирә  Нәҗметдинова  белән очрашу кичәсе булып  узды. 3 нче номерлы башлангыч мәктәбе укучылары язучының “Ак тәлинкә сары май”, “Кәнфит тавы” исемле   китапларын бик яратып кабул иттеләр,  иң матур шигырьләрен  яттан сөйләделәр. Гөлчирә Нәҗметдинова үзенең балачак хәтирәләре белән уртаклашты, укучыларга киңәшләр бирде, теләкләрен җиткерде, әле яңа гына язылган шигырьләрен укыды. Шагыйрә белән очрашу күңелгә ятышлы истә калырлык булды, балалар яхшы кәеф белән таралыштылар.