Центральная детская библиотека

"ЭкоҖәй - 2020" (Район экологик конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы)

 Ә бүген, 10 сентябрьдә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Матур традиция буенча, һәр экологик чарага без экологларны кунак итеп чакырабыз:
 Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече-Латыш Фирдәвес Камил кызы,Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты каршындагы «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәре - Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы.
 Экологлар Арча үзәк китапханәсе директоры-Вафина Эльвира Шамил кызы белән берлектә җиңүчеләрне котлап истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар.
Дуслар, бу дөньяның чисталыгы һәм матурлыгы безнең кулларда, табигатьне яратыгыз һәм саклагыз!
Шулай ук алдагы конкурсларда актив катнашыгыз! Уңышлар сезгә!