Центральная детская библиотека

"Хайваннар дөньясында"

Бөтен дөнья хайваннарны саклау көне уңаеннан уздырылган интеллектуаль конкурсына Арчаның беренче мәктәбеннән  2”Б” сыйныф укучылары чакырылды.

Мероприятия барышында балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Укучылар мероприятия дәвамында үзләренең фикерләрен, уйларын тәкъдим итә алдылар. Мероприятиянең төп өлешендә балалар кызыклы һәм мавыктыргыч “Хайваннар дөньясы”дигән викторинада катнаштылар. Алар күп мәгълүмәт алдылар һәм “Кызыл китап”ның төрле төсләрдә булуы турында да белә алдылар. Мероприятиянең ахырында укучылар алып баручы ярдәмендә нәтиҗә ясадылар һәм бергәләп кызыклы мультфильм карадылар.