Центральная детская библиотека

“Әнием-кояшым, мин аның кояшчыгы”

 Район балалар китапханәсендә  Әниләр көненә багышланган  “Әнием-кояшым, мин аның кояшчыгы” исемле әдәби калейдоскоп узды. 3 нче номерлы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары, китапханәче белән бергәләп, бәйрәм алдыннан килеп туа торган   сорауларга җавап эзләделәр.  Иң кадерле кешеләребез әниләрне ничегрәк матур итеп бәйрәм белән котларга? Нәрсә бүләк итәргә? Ничек итеп аларны шатландырырга?

 Гадәти булмаган формада  оештырылган бу чарада  балалар үзләрен телеканалда дип хис иттеләр. Халыкара әниләр көненең тарихы белән танышканнан соң аларга үзләренең әниләре турында горурланып  сөйләргә мөмкинлек туды, “Мәхәббәт йомгагы” уенында һәркем әнисенә булган мөгалләмәсен һәм яратуын белдерә алды. Ә иң соңыннан китапханәче Абдуллина Рәзинә балаларга мастер-класс уздырды. Нәни дусларыбыз бик тырышып әниләренә бүләк әзерләделәр. Таякчыклар, ленталар, төймә һәм төсле фетр күз ачып йомганчы матур чәчәкләргә әйләнде. Бу чәчәкләргә әниләр чын күңелдән шатланачак. Укучылар үзләре дә китапханәдән бик канәгать булып, матур хисләр белән таралыштылар.