Центральная детская библиотека

«Безнең белән сәяхәт ит!» (Арча районының 90 еллыгына уңаеннан шәһәренең үзәк мәйданы буйлап экскурсия)

 Шушы юбилей датасы уңаеннан Арча үзәк китапханәсе яшь китап укучылар өчен "Безнең белән сәяхәт ит!» исемле экскурсия уздырды. Балалар Арча шәһәренең үзәк мәйданында истәлекле  урыннары белән таныштылар.

 Безнең шәһәр кечкенә генә булса да, бик танылган һәм мавыктыргыч урыннар җитәрлек. Экскурсия вакытында балалар гомуми күзаллау өчен бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм истәлекле урыннар турында тарихи фактларны аеруча кызыксынып тыңладылар.

 Яраткан Арча шәһәре, озак еллар яшә һәм чәчәк ат!