Центральная детская библиотека

"Әкияти алфавит"

  22 ноябрь көнне Район балалар китапханәсе тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларны кабул итте. Алар китапханә буенча кызыклы сәяхәттә катнаштылар һәм әкиятләр буенча - "Әкияти алфавит" дигән викторинада белемнәрен күрсәттеләр.

 Балалар зур кызыксыну белән китапларның һәм әкиятләрнең ничек барлыкка килүе турында тыңладылар.

 Бүгенге экскурсия  балаларда зур тәэсир калдырды һәм без  китапханәдә яңа китап укучыларыбыз белән кабат очрашырбыз дигән теләктә калабыз!