"Арча ягы бигрәк матур!" (районыбызның 90 еллыгы уңаеннан онлайн уку)
Кем генә яратмый икән үзенең туган ягын? Соңгы елларны Арча үзгәрә бара, үсә һәм матурлана. Арча ягы - республикабызның олы тарихлы, мәшһүр кешеләре белән дан тоткан иң зур районнарыбызның берсе.
Районыбызның 90 еллыгы уңаеннан, Арчабызга багышланган иң матур шигырьләрне укучыларыбызга тәкъдим итәбез.