Центральная детская библиотека

"Сугыш балалары: кечкенә геройлар тарихы"

75 ел элек безнең Совет халкы фашист Германиясен җиңде. Россиянең һәр гаиләсе диярлек әлеге Бөек Җиңүгә бәйле. Совет халкының бу коллектив батырлыгын мәңгегә хәтердә саклап калу безнең бурычыбыз. Шул уңайдан без сугыш чоры балалары турында видеоролик булдырдык.

Сугышка кадәр алар иң гади малайлар һәм кызлар иде. Укыдылар, өлкәннәргә булыштылар, уйнадылар, йөгерделәр, сикерделәр. Аларның исемнәрен туганнары, сыйныфташлары һәм дуслары гына белә иде.

Малайлар һәм кызлар. Сугыш еллары авырлыклары, бәла-казалары алар җилкәсенә төште. Алар бу авырлыктан курыкмадылар, көчлерәк, кыюрак, чыдамлырак булдылар.

Зур сугышның кечкенә геройлары. Алар әтиләре, абыйлары белән бергә сугыштылар.

"Партада ачык дәфтәрләр калды.

Аларга язарга, укырга туры килмәячәк,

Шәһәргә килеп җиткән

Фугас бомбалары һәм ачлык".