Центральная детская библиотека

"Сүзләр җыючы В.И. Даль"

  Бөек тел белгече, язучы Владимир Иванович Дальнең тууына 215 ел тулуга багышланган телдән журнал-альманахта 3 нче номерлы мәктәпнең 6А сыйныфы укучылары катнашты. Алар сүзләр җыючы В.И. Дальнең тормышы һәм  иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Китапханәче ул төзегән аңлатмалы сүзлекне күрсәтте һәм  аның белән файдаланырга өйрәтте. 30 меңләп мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, тапкыр сүзләр тупланган, кәсеп һәм һөнәрләр фразеологиясе бирелгән әлеге уникаль сүзлек турында  балалар кызыксынып тыңладылар.

  В.И. Дальнең аңлатмалы сүзлеге киләчәктә укучыларга борынгы сүзләрнең мәгънәсен аңларга, сүз запасларын тулыландырырга ярдәм итәчәк.