Центральная детская библиотека

Хокукый белем дәресе

16 ноябрь көнне  район балалар китапханәсендә Бөтендөнья балалар хокукы  көненә багышланган  “В праве знать о праве” исемле хокукый белем  дәресе узды. Яшүсмерләрнең хокукый белемнәрен киңәйтү,  бурычларны да, хокукларны да тормышта дөрес итеп кулланырга, бер-берсен хөрмәт итәргә, кеше хокукларын бозмаска өйрәтү максатыннан оештырылган бу чарада 1 нче номерлы мәктәпнең  7 “Б”нче сыйныф укучылары катнашты.

Бала хокуклары турындагы Конвенция белән танышканнан соң, укучылар төрле биремнәр эшләделәр, сорауларга җавап эзләделәр, Бурыч, Вазифа, Хокук кебек  төшенчәләрнең нәрсә аңлатканы турында фикер алыштылар, томышта очрый торган  авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын уйладылар. Иң соңыннан   электрон викторинада  катнашып, белемнәрен тикшереп карадылар. Балалар китапханәдән киләчәктә үзләре өчен кирәк булачак файдалы мәгълүмат алып киттеләр.