Центральная детская библиотека

"Иң бай төбәк - минем Татарстаным" рәсем бәйгесе

    ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Иң бай төбәк-минем Татарстан» дигән рәсем конкурсы 1 майдан 25 майга кадәр игълан ителде. Конкурсның максаты: балаларда туган якка карата мәхәббәт һәм патриотизм хисе тәрбияләү, яшь укучыларга республиканың истәлекле урыннарын һәм башка байлыкларын күрсәтү, Татарстан тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту. Анда катнашырга теләүчеләр республикага багышланган рәсем ясарга һәм автор үз эшен күрсәтеп төшкән фотосын, район балалар китапханәсенең VK һәм Инстаграмм битенә җибәрергә тиеш иде. Нәтиҗәләр 27 майда ТАССР оешу көнендә билгеле булды.