Центральная детская библиотека

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара акция

6 май көнне бөтен Россия буенча "Балаларга сугыш турында укыйбыз"XI Халыкара акциясе уза. Акциянең оештыручысы-Самара өлкәсе балалар китапханәсе. Ә безнең Арча район балалар китапханәсе анда инде бишенче тапкыр катнаша. Быел безнең укучыларыбыз А.Митяевның "Солы капчыгы" хикәясен дистанцион режимда тыңлады. Балалар укылган әсәр өстендә уйлансын өчен китапханәче тарафыннан сораулар бирелде. Бу  сугыш елларындагы этләр-санитарлар турындагы хикәя балаларны хайваннар турында кайгыртырга  өйрәтә.