Центральная детская библиотека

"Әкияттә кунакта"

     «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең район балалар китапханәсе хезмәткәрләре үз изоляция чорында   балаларны китаплар укуга кызыктыра алдылар. Китапханәчеләр балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «В Контакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендә «Әкияттә кунакта» дистанцион әдәби укулар әзерләделәр. Алар анда яраткан геройлары Василиса Премудрая , Доктор Айболит, Зирәк кыз, Куян кызы  укыган (һәр видеоролик меңләп карау җыйган)  мавыктыргыч һәм гыйбрәтле әкиятләр тыңлый алдылар. Китапханәчеләр  укучыларны өйдә вакытларын файдалы итеп үткәрергә,  онлайн сылтамалар буенча китаплар укырга чакырдылар.