Центральная детская библиотека

«И вот октябрь – грязник во дворе» фольклор бәйрәме

 Көз-елның иң матур фасылы. Тылсымлы әкияттәге кебек  көннәр бик тиз үзгәреп тора. Көз матур бәйрәмнәргә дә бай. 28 ноябрь көнне 1 нче номерлы мәктәпнең 4 “Б” сыйныфы укучыларын район балалар китапханәсенә көзге фольклор  бәйрәменә чакырдык. Балалар төрле  конкурсларда катнашып күңел ачтылар, биеделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Көзге утырмада тәм-томнар белән, төрле үләннәрдән ясалган хуш исле чәй эчү укучыларга бигрәк тә ошады. Барысы да ял итеп, шат күңел белән таралыштылар.