Центральная детская библиотека

“Бергә укыйбыз,ишетәбез!”

    Ел саен, мартның беренче чәршәмбесендә, Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелә. Быел ул- 4 нче мартка туры килде. Шул уңайдан, китапханәбезгә Арчаның өченче номерлы мәктәбенең 4”Б” сыйныф укучылары “Бергә укыйбыз,ишетәбез!” исемле чарага чакырылды.

    Әле кичә генә, тагын бер бәйрәмне билгеләп уздык, ул да булса- Бөтендөнья язучылар көне. Ике бәйрәмне бергә бәйләп, үзебезнең якташ, балалар язучысы- Заһирә Гомәрованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык, аның шигырьләрен кычкырып укыдык.

   Бәйрәмебезгә күтәренке рух өстәп, бәйрәм белән котлап-Әкият китабы да кунакка килде. Китап сөючеләребез, укыгыз! Ә кычкырып уку- икеләтә кызыграк!