Центральная детская библиотека

“Серле чәчәк” әдәби уен

   20 октябрь көнне Район балалар китапханәсендә рус язучысы С.Т. Аксаковның тууына 225 ел тулу уңаеннан уздырылган “Серле чәчәк” исемле чарада 1 нче номерлы мәктәпнең 4А сыйныфы укучылары катнашты.

    Укучылар  язучының балачагы, тормышыннан кызыклы фактлар  белән танышканнан соң,   “Аленький цветочек”  әкияте буенча төзелгән әдәби викторинада катнаштылар, соңыннан шул әкият буенча 1952 нче елны  куелган мультфильм крадылар.  Бу әсәр балаларны намус, яхшылык, гаделлек кебек матур сыйфатларга өйрәтә.