Центральная детская библиотека

"Без батыр диңгезчеләр!"

Ел саен 23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Илебезнең тынычлыгын,   аның намусын һәм абруен Россия армиясе сугышчылары  яклавын барыбыз да яхшы беләбез. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш вакыйгаларында катнашучыларны, тыныч вакытта Россия армиясе сафларында хезмәт итүчеләрне, шулай ук илебезнең булачак сакчыларын бәйрәм белән котлыйбыз. Шул уңайдан Арча район балалар китапханәсендә " Без батыр диңгезчеләр!” исемле  чара үтте.  Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2 «Б» сыйныф укучылары  команда уенында актив катнаштылар, аның нәтиҗәләре буенча грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Кадерле сакчыларыбыз, сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз!