Центральная детская библиотека

«Бәхетле мин Туган җиремдә,сөйләшәм мин туган телемдә»

   Һәр елны 21 февраль көнне-Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәбез. Бу матур бәйрәм уңаеннан балалар китапханәсенә 3 нче мәктәпнең 3 "Б" сыйныф укучылары чакырылды. Халыкара туган тел көне, барыннан да элек, юкка чыга торган телләрне яклауга юнәлтелгән. Бу тема актуаль, чөнки безнең көннәрдә дөньяда ай саен ике тел юкка чыга.
   Чара башында китапханәче катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Аннары катнашучылар ике командага бүленеп, төрле категорияләрдә туган тел буенча булган белемнәрен тикшерә алдылар. Балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләре буенча пазллар җыйдылар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырылды. Бәйрәмне Татарстан Республикасы гимны булган «Туган тел» җыры белән төгәлләделәр.