Центральная детская библиотека

“Батыр үзе үлсә дә, исеме кала” әдәби кичә

15 февраль  герой -шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул  уңайдан Арча 1 нче номерлы мәктәбенең 3 “В” сыйныф укучылары  “Батыр үзе үлсә дә, исеме кала” исемле әдәби кичәдә  катнаштылар.  Балалар М. Җәлилнең балачагы, үсмер вакыты  турында белделәр, видеофильм аша аның тормыш мизгелләре белән таныштылар. Сугыш вакытында  төрмәдә иҗат иткән шигырьләре тупланган “Моабит дәфтәрләре”  аларда зур кызыксыну уятты. “Муса Җәлил исеме мәңгелек” дигән күргәзмәдәге китаплар да   игътибарсыз калмады. “Карак песи”, “Сәгать”, “Җилләр”, “Күке” шигырьләрен укыдылар, әдәби уеннар ярдәмендә белемнәрен тулыландырдылар.