Центральная детская библиотека

"Зоопарк буйлап сәяхәт"(Хайваннарны саклау көненә багышланган чара)

     Бәйрәм хөрмәтенә АОШ№3 мәктәбенен укучылары чакырылды.

    Чараның башында алып баручы кыскача  “Хайваннарны халыкара саклау көне”  тарихы турында сөйләп узды. Эш барышында, балалар узләренең фикерләре белән дә уртаклаша алдылар. “Кызыл китапка” кертелгән хайваннар турында да бик күп яңа фактлар белделәр, мәсәлән: Диңгез сыеры, Тасман бүресе,Тур, Моа (бик зур кош), Квагга һ. б. хайваннар турында мәгълүмәт алдылар.

    Чара барышында балалар кызыклы викторинада  катнаштылар һәм  ахырдан мавыктыргыч, хайваннар дөньясын яктыртучы, мультфильм  карадылар.