Центральная детская библиотека

"Китап белән балачак юлы буйлап" (Библиографик квест 2 көн)

 Беренче сыйныф укучыларын каршы алуны дәвам итеп, "Китап белән балачак юлы буйлап" исемле библиографик квестка Арчаның 5нче гимназиясенең 1"А" һәм 1"Д" сыйныф укучыларын  чакырдык.

     Яраткан  геройлар белән очрашып, тылсымлы дөньяда сәяхәткә итү өчен,  ярый  әле әкиятләр бар!

     Укыгыз!  Сезне  балалар китапханәсендә көтеп калабыз!