Центральная детская библиотека

“Китап белән балачак юлы буйлап” (Беренче сыйныф укучыларын китап укучы итеп кабул итү бәйрәме) Беренче көн.

 6 февраль көнне Арчаның 5нче гимназиясенең 1 "Б" сыйныф укучылары өчен "Китап белән балачак юлы буйлап" дигән библиографик квест үткәрелде.

Бәйрәм күңелле атмосферада, уен формасында узды. Балалар яраткан әкият геройлары Кызыл калфак, Шүрәле, Убырлы карчык, Көлсылу, Доктор Айболит һәм әкиятче Оле-Лукойе белән очраштылар.

 Китапханәче    китаплар белән дөрес итеп  файдалану, аларны саклау, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында  балалар белән әңгәмә үткәрде.

 Соңыннан балаларга "Яшь китап укучыга" дигән буклетлар таратылды һәм аларга "Арча район балалар китапханәсе укучысы"дигән исем бирелде.

 Яшь китап укучыларыбызга Китап чын һәм тугры дус булуын телибез! Китаплар күп белем һәм шатлык бүләк итсен! Яңа очрашуларга кадәр, балалар!