«Приключения Фунтика" әкиятен тыңлау һәм карау (виртуаль концерт залы)
Әкиятләрне һәм циркны, һичшиксез, барлык балалар да ярата. Ә аларны кайда тыңларга һәм карарга була соң? Әлбәттә, Район балалар китапханәсендә! Бүген дә Арчаның 3 нче номерлы мәктәбенең озайтылган көн төркеме укучылары Үзәк китапханәнең виртуаль концерт залында булдылар, анда Валерий Шульжикның «Приключение Фунтика» китабы буенча куелган әкиятен карадылар.