Центральная детская библиотека

«Бөек Җиңү алдыннан!» (Бөек Ватан сугышына багышланган хәтер сәгате)

 Без Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында өлешчә күзаллау булдыра алабызмы?

 31 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә, 2 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балалары белән берлектә, «Бөек Җиңү алдыннан!» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.

 Балалар зур кызыксыну белән Анатолий Митяевның «Бер капчык солы» исемле  китабы белән таныштылар. Сугыш елларында санитар этләрнең эше турындагы әлеге хикәяне һәркемгә укырга тәкъдим итәбез һәм бу әсәр беркемне дә битараф калдырмас дип ышанабыз.

 Халкыбызның батырлыгына багышланган музыкаль әсәрләре белән безнең эш көнебезне бизәгәннәре һәм  истәлекле бүләкләре өчен тәрбиячеләргә һәм балаларга рәхмәт белдерәбез.