Центральная детская библиотека

"Намусыңны акчага алыштырма"

29 сентябрьдә Арча балалар китапханәсендә «Денежку наживай, да честь не продавай» аралашу сәгате булып узды. Мероприятиядә Арчаның 1 номерлы урта мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучылары катнашты. Аралашу сәгате акчалар тарихы белән таныштырудан башланды. Балалар бу кыйммәтле кагазьнең кеше тормышында нинди урын алып торуын ачыкладылар. Алып баручы “Балалар һәм акчалар” темасында тәрбияви моментка басым ясады. Татар фольклорына багышланган тапкырлар бәйгесендә укучылар акча турында булган мәкальләр белүдә көч сынаштылар. Шулай ук байлык, хәзинә, акчалар турында булган әсәрләр буенча әдәби викторинада катнаштылар.

Йомгаклау өлешендә балалар бу төр кыйммәтле кагәзьләр белән эш итү кагыйдәләрен чыгардылар. Соңыннан укучылар акчаларның, байлыкның кеше тормышында мөһим урын алып тормавына төшенеп, башта яхшы белем алу кирәк, ә акчаны эшләп була дигән уртак фикергә килделәр. Балалар җаваплары бик сөендерде. Аралашу сәгате бик кызыклы һәм файдалы узды.