Центральная детская библиотека

“Фантазеры, огородники и другие”

      4 октябрь көнне район балалар китапханәсендә Н. Носов хикәяләре буенча “Фантазеры, огородники и другие” исемле уен оештырылды. Уенда Арча №1 мәктәбенең 3Б сыйныф укучылары катнашты (сыйныф җитәкчесе Мадагулова О.Н.)

      Балаларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, күренекле балалар язучысы Н.Носов иҗатына кызыксыну уяту һәм җәйге ял вакытында укылган әсәрләр буенча белемнәрен ныгыту максатыннан  аларга электрон презентация тәкъдим ителде.

      Укучылар интеллектуаль уенда актив катнашып,  Н. Носовның балалар тормышын искиткеч күңелле итеп тасвирлаган, шулай ук тәртипле, яхшы күңелле, дус һәм тату булырга өйрәтә тоган бик күп хикәяләр   авторы икәнен белделәр.