Центральная детская библиотека

«900 көн батырлык» (Т. С. Цинбергның "Җиденче симфония" китабы буенча Ленинград блокадасы турында хәтер сәгате)

 Балалар Ленинград блокадасы елларында, әлеге шәһәрдә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар:  ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар турында белделәр. Совет солдатлары тарафыннан Ленинградны саклау турында  әнгәмә уздырылды. Укучылар һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән  искә алдылар.

 Соңыннан Тамара Сергеевна Цинбергның «Җиденче симфония»китабы белән  танышып, фильм карадылар. Бу чара яшүсмерләрне сугыш чоры вакыйгаларын күз алдына китереп, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә.