Центральная детская библиотека

"Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!”

Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән  «Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә!” исемле тәрбия сәгатедә 3нче  номерлы мәктәпнең   4 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар “Зирәк карт” әкиятен тыңлап, аның буенча бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Өлкәннәр белән балалар арасында була торган, тормыштан алынган  хәлләр турында үз фикерләрен әйттеләр. “Серле урындыкка” утырып әби-бабайларына ничек итеп ярдәм итүләре, аларны ничек сөендерүләре турында сөйләделәр.

 Китапханәче   балалар өчен иҗат итүче татар язучыларының китаплары, әби- бабайларга багышлап язылган шигырьләре белән таныштырды.

Өлкәннәргә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган бу чара “У старости мудрость” исемле бурят халык әкияте буенча куелган мультфильм карау белән тәмамланды.