Центральная детская библиотека

Сәнгать сәгате

    23 сентябрь көнне Район балалар китапханәсендә, дәресләрдән соң буш вакытларын файдалы итеп уздыру максатыннан, Арча 3 нче номерлы мәктәбенең озайтылган көн группасына йөрүче балалар булды. Аларга бу көнне сәнгать сәгате оештырылды. Укучылар  бик теләп мультфильмнар иленә сәяхәт  иттеләр. Искиткеч мавыктыргыч та, тәрбияви әһәмияткә дә  ия булган К. Чуковский әсәрләре буенча куелган мультфильмнарны, һәркем кызыксынып карады.    . Шулай ук  балалар өчен чыгарылучы журналллар да бик ошады аларга. “Классный журнал”, “Мурзилка”, “Мир пренцесс”, “Сабантуй”, “Тылсымлы куллар” ны барысының да тотып  укыйсылары, рәсемнәрен карыйсылары килде.  Укучылар ял итеп, күтәренке күңел белән яңадан мәктәпкә дәресләр хәзерләргә  юл тоттылар.