Центральная детская библиотека

"Иң яхшы китап укучылар йолдызлыгы»( 2019 нчы елның иң яхшы укучыларын бүләкләү тантанасы)

 19 декабрь көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Иң яхшы китап укучылар йолдызлыгы» дип исемләнгән тантаналы чарада  иң актив һәм иң яхшы укучыларны котладылар.

 Иң яхшы китап укучылар кемнәр соң? Алар яше, эшчәнлеге, мавыгулары һәм кызыксынулары буенча төрле булырга мөмкин, ләкин аларның барысын да  китапка һәм китапханәгә мәхәббәт берләштерә. Алар китапны да күп укыйлар, китапханәбезнең иҗтимагый тормышында да актив катнашалар.

 Һәрвакыттагыча, иң яхшы укучыларны бүләкләү чарасы ел ахырында, иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәм – Яңа ел алдыннан уза. Бәйрәм Кыш бабай белән Кар кызы котлаулары һәм бүләкләре белән узды.

 «Чыршыга бүләк» һәм башка иҗади конкурсларда җиңүчеләргә  бүләкләр һәм грамоталар бирелде.

Бәйрәм бер сулышта узды, ихлас һәм җылы котлаулар, истәлекле бүләкләр, җырлар һәм яхшы кәеф белән үрелеп барды.

  Вакыт белән сыналган, талантлы дусларыбыз булганга без бик шат. Озак еллар дәвамында китапханәбезнең тугры укучылары һәм дуслары булып калучыларга рәхмәт белдерәбез! Безнең китапханәнең ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!