Центральная детская библиотека

"Әкиятләр дөньясында" (П. И. Чайковский балеты турында)

Музыка дөньясы... кеше әле яңа гына туган чакта беренче тапкыр әнисенең бишек җыры белән аңа керә. Музыка мәңге юкка чыкмас... П.И. Чайковский күптән безнең янәшәбездә булмаса да, әсәрләре хаман  яңгырый.

Чайковскийны Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә яраталар, романслар җырлыйлар, опера һәм балет театрларында куялар, фортепиано, скрипка, виолончель, флейта, оркестрда җырлыйлар. Аның әсәрләре барлык кешеләрне – өлкәннәрне, яшьләрне, балаларны үзенә тартып ала.

Бу ялларда бөек рус композиторы Чайковскийның иҗаты белән таныштыру өчен без Арчаның 1нче урта мәктәбенең 3 «В» сыйныфы укучыларын виртуаль концерт залына чакырдык.

Балалар композиторның иҗаты белән танышканнан соң, викторинада катнаштылар, анда музыка буенча белемнәрен күрсәттеләр, Чайковскийның тылсымлы көйләрен кызыксынып тыңладылар.

Очрашу бик җанлы узды, балалар бик күп яңалыклар белделәр...

Дуслар, сез безнең белән килешәсездер, классик музыка белән балачактан ук танышырга кирәк?