Центральная детская библиотека

"Журнал-китапка юл"

    Китапка карата кызыксыну югалу җитди проблема булып тора . Телевидение, компьютер, интернет һәм башка техник чаралар беренче урында торса да  алар берничек тә  китап  журналларны алыштыра алмый. Укучыларны газета, журналлар белән таныштыру максатыннан "Журнал-китапка юл" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. 

  Китапханәче тернәкләндерү үзәгенә йөрүче  балаларны китапханәгә килгән журналлар белән таныштырды. Быел «Сабантуй» журналы чыга башлауга  95 ел. Балалар уен формасында әлеге журналның рубрикалары буенча сәяхәт иттеләр, «Последняя радуга» исемле мультфильм карадылар.

      Хат ташучы Печкин, балаларга журналлар һәм татлы күчтәнәчләр белән бергә, күтәренке кәеф тә бүләк итте.