"Әкиятләр илендә» (Әдәби кунакханә)
27 ноябрь көнне балалар китапханәсенә нәни китап укучыларыбыз кунакка килде.
Арчаның 4нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр могҗизалар иленә юл тотты. Балалар өчен китапханә буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде, ә соңыннан без бергәләп әкиятләр дөньясына чумдык.
Һичшиксез, әкиятләрне өлкәннәр дә, нәниләр дә ярата... Ә әкияти викторинада катнашу тагын да кызыграк, биредә балалар үзләренеңбелемнәрен күрсәттеләр.
Кадерле укучыларыбыз, әкиятләр укудан ләззәт алыгыз, дөньяны яхшы яктан таныгыз!