Центральная детская библиотека

"Кызыл китап буенча сәяхәт"

Шушы көннәрдә Арчаның 5нче гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кызыл китап буенча сәяхәт"дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар Кызыл китапның ни өчен кирәк булуын һәм ни өчен нәкъ менә бу төс сайлануын, шулай ук әлеге китап битләренең гадәти булмаганын белделәр. Алар төрле төстә була: кара, кызыл, сары, соры, ак һәм яшел. Һәр төснең үз әһәмияте бар. Кара битләрдәге хайваннарны без беркайчан да үзебез белән янәшәбездә күрмәячәкбез. Кызыл кысалы битләргә аеруча сирәк һәм юкка чыга торган төрләр җыелган. Сары битләрдәге төрләр саны кискен кимүгә бара, әгәр без бернинди чаралар күрмәсәк, алар " үзләренең китап яшәү урынын» алыштырып, кызыл битләргә күчә алалар. Ак битләр башта ук аз булган вәкилләрне җыйды. Соры кысалы сәхифәләргә әле аз өйрәнелгән, аларның үсү һәм яшәү урыннары кеше өчен авыр булганнар кергән. Ә менә яшел битләр белән без горурлана алабыз, чөнки алар кешенең ярдәме белән үлудән сакланып калганнар, кызыл һәм сары битләрдән яшелгә "күчкәннәр".

Кеше дөньяда тереклекнең чын дусты булырга тиеш. Шул вакытта гына кызыл китаптагы битләр бик аз булачак һәм иң зур фаҗигаләрнең кешенең  эше икәнлеген аңлау һич тә күңелсез булмас.