Центральная детская библиотека

"Хокук әлифбасы"

15 ноябрьдә виртуаль концертлар залында ел саен 20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышланган «Хокук әлифбасы» исемле чара узды. Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1959 елда нәкъ менә шул көндә Генераль Ассамблея Бала хокуклары Декларациясен кабул итә. Ә 1989 елда, шулай ук 20 ноябрьдә, Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителә. Ул бөтен илләргә балаларга яхшы тормыш тәэмин итүне йөкли.

Бу чарада Арчаның 2нче номерлы мәктәбеннән 7 «А» һәм 7 «Б» сыйныфы укучылары катнашты. Шулай ук чарага Завьялова Лилия Николаевна – балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре һәм Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең баш белгече Яруллина Алинә Альберт кызы чакырылган иде. Лилия Николаевна яшүсмерләр өчен үтемле һәм файдалы профилактик әңгәмә үткәрде.

 

Укучылар бала хокукларын яклаучы документлар, үз хокуклары һәм бурычлары турында белделәр, уен формасында алган белемнәрен ныгыттылар.

Заманча җәмгыять югары таләпләр куя. Һәм бүген ул үз хокукларын белгән, вазыйфаларны кабул итүче һәм башкаручы башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итә белүче актив кешегә мохтаҗ. Хокукны белү, анда ориентлаша белү һәркемгә кирәк.

Чара бер сулышта узды һәм балалар үзләре өчен көтелмәгән хәлләрдә куллана ала торган файдалы киңәшләр алдылар дип ышанабыз. Яшүсмерләр арасында мондый әңгәмәләр аеруча кирәк.