Центральная детская библиотека

Укучының мәдәни көндәлеге

   Республикабызда берничә ел рәттән “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проект кысаларында  16 сентябрь көнне районыбыз мәктәпләрендә  китапханәләр белән берлектә Бердәм Мәдәният дәресләре узды.  

   Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  3 нче номерлы мәктәптә узган Мәдәният дәресендә катнашып, балаларга әлеге көндәлекнең туган ягыбыз тарихын, мәдәниятын, анда яшәгән халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә зур ярдәмлек булуын аңлаттылар. Республикабызның мәдәни традицияләре турында әңгәмә уздырдылар.  Барлык башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Быелгы уку елында балалар әти-әниләре һәм сыйныфташлары белән бергәләп “Иң яхшы иҗади коллектив”, “Иң актив мәдәни команда”,  “Иң мәдәни гаилә”  һәм башка бәйгеләрдә көч сынашачаклар. Һәркемгә уңышлар телибез!