Центральная детская библиотека

"Татарстан- минем туган ягым" тарихи сәяхәт

2 ноябрь көнне Район балалар китапханәсендә Татарстан Конституциясе көненә багышланган «Татарстан-минем туган ягым» дип исемләнгән тарихи сәяхәт узды. Чарага 1нче мәктәпнең лагерьга йөрүче балалар төркеме чакырылды. Китапханәче аларны  суверен Татарстан символикасы белән таныштырды. Балалар горурлык хисләре белән  республикабызның гимнын һәм туган як  турында язылган шигырьләр тыңладылар,  Татарстан Конституциясе турында белделәр, викторинада катнашып белемнәрен ныгыттылар. Чара слайд-презентация белән тулыландырылды.