"Балачактан дуслык белән бергә!" дуслык дәресе
Көзге каникулның беренче көнендә "Балачактан дуслык белән бергә!" исемле чарага Арчаның 1нче урта мәктәбенә лагерьга йөрүче балалар килде.
Дуслык - кешеләр арасында барлыкка килгән гаҗәеп мөнәсәбәт. Әлеге дәрес-әңгәмә, уен элементлары белән үткәрелде. Балалар чараның барлык этапларында да бердәм катнаштылар. Ә ахырдан "Иң зур дус"дигән кызыклы мультфильм карадылар.
Укучылар тугрылыклы мөнәсәбәтләрне кадерләп сакларга, чын дуслыкның кадерен белергә кирәклеген аңладылар.