Центральная детская библиотека

“Хайваннар дөньясында” викторина

 Хайваннар -  дөньяның бер кисәкчеге. Без алар белән аралашып, үзебездә  үзара аңлашу,  ярдәмләшү, шәфкатьлелек  кебек сыйфатлар тәрбиялибез.  Кызганычка каршы, аларга бүген куркыныч яный һәм аларның күбесе кеше яклавына мохтаҗ. Бөтендөнья хайваннарны яклау көне - аларны яклау максаты белән кертелгән.

24 октябрь көнне, шул уңайдан "Хайваннар дөньясында" исемле чара узды. Бәйрәм тарихы белән танышырга һәм хайваннар турында бик күп яңалыклар белергә, Арчаның 10нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Балалар өчен  әңгәмә-уен үткәрелде, шулай ук балалар Кызыл китап белән таныштылар, әлеге китапка кертелгән сирәк һәм юкка чыккан хайваннар турында белделәр. Балалар бик теләп  хайваннар турындагы әкиятләрне искә төшерделәр,  ребуслар чишәргә  өйрәнделәр.

Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.