Центральная детская библиотека

"Лермонтов мәңгелек!" Әдәби сәгать (М. Ю. Лермонтовның 250 еллыгына)

 Шагыйрь, 27 яшькә җитмичә, әмма бөек рус язучылары санына керергә хокук биргән шедеврлар булдырга өлгереп һәлак була. Лермонтов рус шигъриятендә онытылмаслык эз калдырды. Моннан тыш, Михаил Юрьевич рәссам булган, скрипкада, фортепьянода  уйнаган, җырлаган, үз шигырьләренә музыка иҗат иткән. Әмма Лермонтов өчен иң мөһиме  әдәбият булган.

 Кичә бер сулышта үтте, укучылар шагыйрьнең танылган шигырьләрен  тыңладылар, аларны үзләре дә укыдылар. Лермонтов истәлегенә «Маскарад» драмасыннан вальс көе дә яңгырады.

 Әйе! Лермонтов соңгы сүзен әйтеп бетерә алмады, әмма еллар узу белән, аның тавышы   шигырьләрендә, поэмаларында, проза әсәрләрендә ишетелә!