Центральная детская библиотека

“Чиста шәһәрдән - яшел планетага”

10 октябрь көнне Үзәк китапханәдә "Тылсымлы үзгәрешләр" иҗади конкурсы нәтиҗәләре буенча "Чиста шәһәрдән - яшел планетага" дигән экологик бәйрәм үткәрелде. Конкурс 9 августтан башлап, 30 сентябрьгә кадәр үткәрелде, аның максаты-район халкының экологик культурасын һәм табигатькә сак караш тәрбияләү иде.

Катнашучылар ташландык материалдан  төрле эшләнмәләр һәм әдәби геройларның  костюмнарын ясарга тиешл иде. Эшләр ике номинация буенча бәяләнде: "Әдәби геройның иң оригиналь костюмы" һәм "Иң креатив эшләнмә". Иҗади эшләр арасында аерым игътибарга  йорт яны участокларын бизәү өчен пластик шешәләрдән ясалган тәвлиннәр, полиэтилен пакетлардан ясалган "Кызыл калфак", Иске газеталардан ясалган "Наташа Ростова", CD дисклардан ясалган "Снежная королева", пластик савыттан ясалган "Золушка" һ.б. костюмнар лаек булдылар.

Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкиле – Артемьева Ольга Владимировна, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 категорияле белгече - Латыш Фирдәүсә Камил кызы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре - Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы чакырылган иде. Алар җиңүчеләрне котладылар: истәлекле бүләкләр тапшырдылар, катнашучыларны дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Без бу эшне яхшы һәм матур традиция буларак дәвам итәргә кирәк дип саныйбыз! Дөньяны чистарак итик! Үзебездән башлыйк!