Центральная детская библиотека

«Сезнең дустыгыз-китапханә» Экскурсия

 Арчаның 1нче һәм 6нчы номерлы  урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен   «Сезнең дустыгыз - китапханә!» исемле  экскурсия уздырылды.

 Китапханә белән танышудан тыш, балалар   виртуаль концерт залында булдылар, анда Чайковскийның «Лебединое озеро» балетыннан фрагмент карадылар, шулай ук инглиз язучысы Э.Портерның «Поллианна» китабы белән таныштылар һәм «уку кинозалында» әлеге китап буенча куелган  фильмының өзеген карадылар.

 Без укучыларга классик һәм заманча әдәбиятның иң яхшы үрнәкләрендә - яхшы әдәби зәвык булдырырга, әдәбиятның башка сәнгать төрләре белән үзара бәйләнешен күрсәтергә тырышачакбыз.