Центральная детская библиотека

"Интернет дөньясында"

30 сентябрьдә Россиядә интернет көне билгеләп үтелә. 2019 елда аны 22 нче тапкыр бәйрәм итәләр. Интернет-кешелекнең зур казанышы. Бүген күпчелек кешеләр Интернеттан башка үз яшәешен күз алдына да китерә алмый. Безнең тормышка ул бик нык үтеп керде һәм инде күптән күңел ачу гына түгел, заманча тормышка әверелде. Һәм без моңа бүген Арчаның 1нче урта мәктәбенең 6 «В» сыйныфы укучылары белән тагын бер кат инандык. Алар өчен «Интернет дөньясында» дигән танып-белү уены үткәрелде, аның барышында укучылар интернетның нәрсә белән файдалы булуын, сәламәтлеккә нинди зыян китерә алуын, интернет киңлекләрендә безне нәрсәләр көтә алуын белделәр.