«Мы культурные ребята» ("Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру тантанасы).
17 сентябрьдә Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, «Татар кызы - 2019» республика конкурсында катнашучы Шакирҗанова Гөлназ белән бергә, тантаналы шартларда Арчаның 6нчы урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары өчен матур һәм мавыктыргыч мәдәни көндәлекләр тапшырдылар.
Бу проект, вакыт-машинасы кебек, барлык балаларны Татарстанның мәдәни һәм тарихи урыннары буенча үткәрер дип ышанабыз! Быел да Татарстанның мәдәни командасы яңа аңлы, мәдәни балалар белән тулыланыр һәм алар туган ягын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен яхшырак белер дип өметләнәбез!
Ә без, үз чиратыбызда, барлык укучыларга сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез. Туган илебезне яратыгыз!