“Татар кызы - 2019” (ярымфинал)
Әлеге бәйгедә Арча данын, Арча балалар китапханәсе китапханәчесе – Шакирҗанова Гөлназ Рамил кызы яклады.
Татар кызы нинди булырга тиеш дисәгез, нәкъ тә Гөлназ кебек – сабыр, акыллы, сөйкемле, ярдәмчел, эчкерсез, гади булырга тиештер мөгаен.
Бәйгедә Шакирҗанова Гөлназ Рамил кызы “Иң зирәк” кыз номинациясендә җиңү яулады. Әлеге зур җиңүе белән без Гөлназыбызны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә яңадан – яңа үрләр яулавын, чын “Татар кызы” булып калуын телибез!
Гөлназ, без сине яратабыз, синең белән горурланабыз! Афарин!