Центральная детская библиотека

"Китапка икенче тормыш бүләк ит" ("Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" кысаларында ирекле акция”)

 Акциядә төрле яшьтәге барлык китап укучылар катнаша алды. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары аерым активлык белән аерылып тордылар. Балалар әти-әниләре белән бергә тузган китапларны «дәваладылар».

 Алар арасында китапханә фондын тулыландыруга үз өлешләрен кертүчеләр дә бар иде – китапханәгә китап бүләк иттеләр.

 Без барлык катнашучыларга да рәхмәтле! Сезге игелегегез үзегезгә игелек булып кайтуын телибез!