Центральная детская библиотека

"Һөнәрләр дөньясына сәяхәт".

 11 сентябрьдә Арча балалар китапханәсенә «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар чакырылды. Һөнәрләр елы кысаларында балалар өчен "Һөнәрләр дөньясына сәяхәт" дигән чара үткәрелде. Китапханәче балаларга һөнәрнең күптөрлелеге, аларның кешеләр өчен мөһимлеге турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Әңгәмә барышында балалар табышмаклар чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар һәм хыял чәчәген ясадылар. Чара ахырында балалар " Кем булырга?” исемле мультфильм карадылар!